Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Вараксинода беренче тапкыр Балалар Сабан туе узды
20.07.2023

Вараксинода беренче тапкыр Балалар Сабан туе узды

Бәйрәм авыл скверында оештырылды. Биредә барысы да балалар өчен әзерләнгән иде. Һава торышы да бәйрәмне бозарга батырчылык итмәде: көне буе кояшлы, җылы булды.

Сабантуйны «Афәрин» ансамбле биючеләре бәйрәм чәкчәген бала­ларга тапшырып, бик үзенчәлекле итеп ачып җибәрделәр. Бәйрәмне алып бару да яшүсмерләргә йөк­ләнде. Ильяс Бәдертдинов белән Алина Фәтхетдинова рус һәм татар телләрендә Сабантуй бәйрәме турында тулы мәгълүмат бирделәр.

Үзәк мәйданчыкта балалар, яшүс­­мерләр иҗаты фестивале узды. Анда Вараксино, Ижау, Балезино, Шаберды, Ягул, Пирогово, Хохряки авылларыннан барлыгы 24 катнашучы һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. «Асылъяр» үрнәк музыка, җыр һәм бию ансамбле, «Дус­лык» (Балезино) татар җыр ансамбле, «Виктория» (Вараксино) бию студиясе, Леонора Мамонтова исемендәге Балалар хореография мәктәбе (Италмас) коллективлары чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Сабантуй уеннарында да балалар бик теләп катнаштылар. Кемдер татарча көрәштә бил алышты, кемдер кул көрәштерде, кемдер капчык белән сугышып, үз көчен сынады. Моннан тыш «Милли элементлы фотозона», шәмнәр, сабыннар, милли бизәнү әйберләре ясау буенча остаханәләр эшләде.

Уеннар барышы белән танышып йөргәндә, аркан тартышуга ошаган уенга тап булдым. Бу яңа спорт төре – бендрестлинг булып чыкты. Әлеге уенны Ижау егете Роман Борисов уйлап тапкан. Уен үз эченә аркан тарту, классик көрәш, айкидо һәм башка популяр спорт төрләреннән иң яхшы элементларны алган. Монда аякта ныклап торырга һәм ике элмәккә тотынып, көндәшеңне ти­гезлектән яки «сугыш кырыннан» чыгарырга кирәк. Ун яшьлек Айрат Шакировның бил алышканын, аеруча әнисенең аңа көч биргәнен күзәттем. Җиңү яулангач, аларның хисләрен сораштырырга ашыктым. «Улыбыз бер ел бендрестлинг белән шөгыльләнә. Моңа кадәр аны бернинди спортка тарта алмый идем. Бу спорт белән шундый мавыкты, бер тренировканы да калдырмый. Балалар Сабан туена безне тренер чакырды. Без бөтен эшләребезне ташлап, монда килдек», – диде Алсу Шакирова.

Балалар җәйге каникулда булсалар да, бик теләп Сабантуйда чыгыш ясарга килгәннәр. Самира Макарова (хезмәттәшем Эльмира Нигъмәтҗанның кызы) «Өмет йолдызы» дигән җырны бик матур итеп башкарды. «Миңа Сабантуйдагы мохит ошый. «Спартак» халык иҗаты йорты янында узган кичке Сабантуйда да чыгыш ясадым. Тамашачылар тыңлыйлар, алкышлары белән көч бирәләр. Бүген мин монда бик күп танышларымны очраттым. Без бер-беребезнең чыгышларын тыңлыйбыз. Бу безгә тәҗрибә алырга ярдәм итә», – диде Самира.

Ижау кызы Аделина Батталова да үзенең чыгышы белән Сабантуйны бизәде. Бу юлы ул Сабантуйга ике бию әзерләп килгән. Әнисе Айгөл Аделинаның май аенда Уфада узган «КИТ» халыкара бию һәм талантлар конкурсында катнашып, беренче дәрәҗәдәге ике лауреат исемен яулавы турында сөйләде. (Өстәмә «Органиклык һәм артис­тизм» номинациясе булдырып, Аделинаны бүләкләгәннәр).

«Балалар Сабан туе безгә бик ошый. Алар өчен бик күп мәй­дан­чык­лар эшли. Оешты­ручыларның менә шулай балаларны кызыксындырулары бик яхшы. Балалар монда үзләрен хуҗа итеп тоталар. Бәйрәм балаларга татар телебезне, мәдәниятебезне оныт­маска да бик ярдәм итә», – диде ике кызы «Асылъ­яр» ансамблендә шөгыльләнүче Ләйсән Рәсүлева.

Балалар Сабан туен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе – «Мирас» Завьялово районының татар мәдәният үзәге җитәкчесе Эльвира Хәсәнова белән дә аралаштым. «Балалар зурлар Сабан туена килгәч, югалып калалар. Көрәштә катнаш­мыйлар, кул көрәшенә бармыйлар. Үткән ел без Вараксино балалары өчен Сабантуй уздырган идек. Быел балалар Сабан туена башка районнарны да чакырдык. Чыгышлар бары татар телендә генә булырга тиеш дигән таләпне куйдык. Татарча белмәгәннәр дә татар телендә шигырьләр өйрәнделәр. Балалары белән бергә әти-әниләре дә яңа татар сүзләрен үзләштерделәр. Бәйрәмне оештыруга авыл клубы мөдире Алена Шабанова зур көч куйды. Ул сценарийны язды, бизә­лешкә дә игътибар итте», – диде ул.

«Безнең Вараксино авылында зурлар өчен «Афәрин» бию ансамбле эшли. Хәзер бу ансамбльгә балаларны да тартабыз. «Мирас» татар мәдәният үзәге – районда эшләп килүче милли оешмаларның иң яше. Аның җитәкчесе Эльвира Станиславовна балалар өчен остаханәләр дә уздыра. Кайчакта рус милләтендәге балалар мондый чаралардан соң шаярып, «Без татар булып китәбез», – диләр. Балалар Сабан туе бик яхшы узды. Мондый чара Удмуртиядә беренче тапкыр. Рәхмәт аларга», – диде Завьялово районы Вараксино авылы хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнара Шнейдер.

Әйе, Сабантуй бәйрәменең яшь буынны тәрбияләүдә өлеше зур. Биредә балалар гореф-гадәт­ләребез, мәдәниятебез белән танышалар. Яшьтәшләренең сәхнәдә чыгышларын күрәләр. Төрле спорт уеннарында катнашалар. Ә спорт һәм мәдәният – балаларны тәр­бияләүдә иң үтемле алым ул.

Рилия Закирова.

Фикерләр

Дәлия Хәсәнова («Иман» татар яшьләре рәисе урынбасары): «Вараксинода балалар Сабан туе уздырылуы бик ошады. Без монда бөтен оешмабыз белән ярдәм итәргә килдек. Мондый чараларда беренче тапкыр катнашучы яшьләр дә бар. Бу безгә милли чараларны оештыру өчен зур тәҗрибә бирде».

Бриллиант Абдрахманова («Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе): «Вараксинода татар халкы аз яши, әмма аңа карамас­тан, бик матур итеп Балалар Сабан туе оештырдылар. Монда «Мирас» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Эльвира Хәсәнованың өлеше зур. Без үзебез балаларга татар халкының изү үрнәкләрен эшләү буенча остаханәләр оештырдык. Сатуга калфаклар да алып чыктык. Катнаш гаиләдә үскән бер малайның: «Әнигә калфак алырга кирәк», – дип әйтүе күңелгә рәхәтлек бирде».

Рәфилә Рәсүлева («Бәхет» ансамбле җитәкчесе): «Сабантуй гөрли. Бер якта көрәш бара, бер якта көянтә-чиләк белән су ташыйлар. Бер урында чүлмәк ваталар. Татар орнаментлары белән бизәлгән чын чүлмәк үзенә тартып тора. Сәхнәдә балалар бик матур итеп җырлыйлар, бииләр. «Мирас» татар мәдәнияте үзәге Сабантуйга әзерлекне күптән башлаган иде. Шуңа күрә дә бәйрәм эзлекле, матур, оешкан рәвештә бара. Оеш­тыручы кызлар бик көчле, теләкләре зур. Быел алар үзләре дә төрле Сабантуйларда булып, тәҗрибә тупладылар. Мин хәтта: «Нигә без дә Ижауда Балалар Сабан туе уздырмыйбыз», – дип көнләшеп куйдым. Кызларга зур рәхмәт. Бу бәйрәмнең киләчәге булсын. Бу – телебезне, мәдәниятебезне сакларга бер мөмкинлек».