Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - «Кычытканлы остаз» мәктәбе
23.03.2023

«Кычытканлы остаз» мәктәбе

Воткинск шәһәрендә танылган шагыйрь, публицист Риза Шәфине искә алу кичәсе узды. Шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган шигърият кичәсендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, язучылар Амур Фәләх, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Сарапул татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Зөлфәт Арсланов һәм «Мирас» ансамбле вәкилләре, Чайковскийдан Кәүсәрия Нуруллина катнашты.

Воткинск шәһәре мәдәният йортында бу көнне Риза Шәфи сүзләренә иҗат ителгән җырлар, шигырьләр яңгырады. Балалар шагыйрь җырларын биюләр аша күрсәтте. «Шәһәребездә татар телендә чаралар еш уза. Без һәрвакыт Гөлфия Исхакова, милли-мәдәни автономия белән тыгыз элемтәдә торабыз. Риза Шәфи белән шәхсән үземнең күрешкән булмаса да, аның татар әдәбиятына, мәдәниятенә керткән гаять зур өлеше турында ишетеп беләм. Бүген сәхнәдән балаларның аның иҗатына багышланган чыгышларын сокланып карадым. Димәк, әлеге чараның үсеп килүче буынга милли тәрбия бирүдә дә әһәмияте бик зур», – диде П.И.Чайковский исемендәге мәдәният йорты директоры Наталья Квакина. Рифат Җамал үз чыгышында Риза Шәфинең иҗатының тирән мәгънәгә ия булуына басым ясады: «Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле. Эшендә дә – акыл, шигырендә дә – акыл. Хиссез, билгеле, шигырь язып булмый. Ләкин аның иҗатында өстенлекне акыл алып тора. Риза Шәфи әйтергә теләгән фикерләрен шигъри формада матур итеп әйтеп бирә белгән».
Риза Шәфине шагыйрь буларак кына түгел, күпләр остаз, иҗатка юл күрсәтүче дип тә искә алалар. Бәйрәм дәвамында рәхмәт сүзләре күп яңгырады. «Чыннан да, ул минем беренче остазым. Дөресен генә әйткәндә, аның белән бергә шигырь язарга өйрәндем. Ул миңа: «Һәр көнне шигырь яз. Ике генә юл булса да. Озаграк язмый торсаң, син аны ничек язарга икәнлеген онытасың», – дип әйтә иде. Шулай гадәткә кереп китте. Үземнең иҗатымда ниндидер яңалык эзли башладым, үз сүземне, башкалар язмаган фикерне әйтергә өйрәндем. Риза абый минем остаз – эзләнергә өйрәтте», – дип искә алды Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Гөлфия Исхакова.
Ижауда Риза Шәфи белән бер­гәләп иҗат иткән, аннан күп нәрсәгә өйрәнеп калырга өлгергән чорларын Амур Фәләх та сагынып сөйләде. «Яңарыш» газетасында эшләгәннән соң, Чаллыга күченеп китеп, «Мәйдан» җурналында эшлә­гәндә, «Кычытканлы остаз» дип, аның турында язма бастырган идем. Эш шунда ки, нинди генә чара, нинди генә вакыйга булмасын, Риза абый кечкенә генә чүпрәк сумкасын күтәреп, Воткинскидан Ижау­га, редакциягә килә торган иде. Һәм аның сумкасында һәрвакыт кычыткан була иде. Язмы ул, кышмы, җәйме… Ямь-яшел кычыткан була иде. «Сез, оланнар, менә шушы материалны бастыргансыз, бик йомшак бу, андыйларны бастырмагыз, юкса, мин сезне шушы кычыткан белән сыйлыйм», – дип әйтүе истә калды. Дөрес, Риза абый ягыннан безгә карата тәнкыйть әллә ни булмагандыр. Чөнки милли хәрәкәттә тәнкыйтьләп булмый, киңәш кенә бирергә кирәктер. Һәркем ялгыша. Шуңа күрә, ул безне үз киңәшләре белән дөресләп җибәрә торган иде», – диде ул.

Замандашлары Риза абый турында: «Аның үз үрнәге — безнең өчен укытучы булды», – дигән фикерне дә яңгыратты. «Беренче чиратта безне «Яңарыш» газетасы күтәрде. Әгәр дә «Яңарыш» газетасы булмаса, аннан соң үзебезнең китапларны бастыру булмаса, без күтәрелә алмыйча, ничек булдык, шулай калган булыр идек. Һәм монда Риза аганың әйдәп баручы буларак, ярдәме күп булды. Ул беренче булып ТР Язучылар берлегенә кабул ителде. Аннан соң без дә үзебезнең китапларны нәшер итеп, Язучылар берлегенә кабул ителдек. Риза абыйның тагын бер тәэсире – шигърияттәге җаваплы карашы. Һәрбер юлы, һәрбер сүзе аның уйланган, көчле, тирән мәгънәгә ия. Риза абыйдан без барыбыз да үрнәк алдык», – диде Гыймран Сафин.
Бүгенге олуг язучыларыбызның бер чорда һәрвакыт бер-берсенә терәк, ярдәмче, киңәшче булып, яшьләргә үзләреннән соң бай мирас калдырырлык итеп эшләүләре, иҗат итүләре соклану һәм горурлану хисләре уята. «Яңарыш» газетасы чыга башлагач, бер-ике елдан безгә Риза Шәфи дә кушылды. Аның беренче язмаларын күргәч, мин куандым. Ник дигәндә, чөнки күрәм, тулысынча әзер язучы, шагыйрь. Аның язмаларын төзәтеп торасы юк. Ул инде яңа фикерле, башка төрле яссылыкта яши торган кеше иде. Андыйлар, гомумән, сирәк очрый. Күпме яшәп, чын язучыны, чын шагыйрь кешене берничә мәртәбә генә очраттым мин», – дип, бергә эшләгән елларын искә алды Ибраһим Биектаулы.
«Биредә, нәкъ шушы залда бик күп бәйрәмнәрдә катнашканым булды. Бүген аеруча рәхәтләнеп ял итеп һәм сөенеп утырам. Чөнки сәхнәне тутырып балалар чыгыш ясый. Алар матур, сәнгатьле итеп, телебезне бозмыйча шагыйрьнең шигырьләрен сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр. Димәк, Воткинскида Риза абыйга, Гөлфия апага алмашлар үсәчәк», – диде Рәмзия Габбасова. Ул балалар белән армый-талмый эшләүче Земфира Селезневага, әлеге кичәне оештырганы өчен Гөлфия Исхаковага, Воткинск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Фәтхуллинга матди ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт бел­­дерде. Риза Шәфинең бертуган сеңлесенең кызы – бүгенге көндә Уфада яшәүче Ирина Рифат кызы Сафиуллинаның катнашуы кичәгә аеруча ямь өстәде. Ул Риза Шәфи турында әти-әнисеннән ишеткәннәрен, күңелендә сакланган хатирәләрен сөйләде. Үзенең татар кызы булуы белән горурлануына басым ясады. Башкача булуы мөмкин дә түгел шул, чөнки ул Риза Шәфинең туганы.
Әнә шундый матур, тирән мәгънәле рәхмәт сүзләренә, истә­лекләргә бай булды бу кичә. Риза Шәфинең иҗатын онытмасак, ши­гырьләрен укысак, язучының исеме дә мәңге онытылмас.

Эльвира Хуҗина.