Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Төшләргә кереп йөдәтә»
30.03.2023

«Төшләргә кереп йөдәтә»

Кече Пургада яшәүче милләттәшебез Зөлфия апа Кәримова белән күрешкәч, сөйләшеп, сүзләребез бетми. Бу юлы очрашкач: «Илебездә махсус хәрби операция башланганнан бирле, күңелемнең тынычлыгы югалды. 2011 елда үзебездә булган хәлләр искә төшеп йөдәтә. Ул вакытта булган шартлау тавышлары хәзер дә колагымда чыңлый», – дип, хатирәләрен искә төшерде.

2011 елда Кече Пурга районы Пугачево авылындагы хәрби шәһәрчектәге сугыш кирәк-яраклары склады шартлаган иде. Шуның нәтиҗәсендә, тыныч тормышта яшәгән күпме торак пунктларга зыян килде. Минем үземнең дә күңелемә кереп калды ул вакыйга. Ул көннәрдә мин игезәк кызларым белән бала тудыру йортыннан чыккан идем. Йоклап китүгә, телефон шалтыраган тавышка куркып уяндык. «Җил уңае сезгә таба булса, эвакуация булырга мөмкин», – дип кисәтеп куйдылар. Икенче көнне кызларга исем куштыру мәҗлесе уздырырга дип планлаштырыл­ган, ә хәзрәтне туган авылыбыздан алып килергә тиеш идек. Юллар ябылу сәбәпле, мәҗлесне кичектердек. Аннан соң 12 елга якын вакыт узуга карамастан, бу фаҗига һич истән чыкмый. Шулай ук ул Кече Пургада яшәүчеләрнең хәтерендә нык уелып калган.
Зөлфия Кәримова эшләгән Кече Пурга Пенсия фонды бинасы хәрби шәһәрчектән нибары 6 чакрым ераклыкта урнашкан. Беренче шартлаулар ишетелүгә Зөлфия ханым үзе турында түгел, һаман эше өчен борчыла. Эвакуация башлангач та, ул апасы белән бергәләп, эш урынына – Пенсия фонды идарәсенә ашыга. Башында бары тик бер уй: «Техниканы һәм пенсия архивын саклап калырга кирәк!»
Төнлә, бөтен җирдә эвакуация барганда, ул Пенсия фонды идарәсе бинасында сакта була. Әлеге куркыныч төн хакында хатирәләрен, кичерешләрен яңартып, ул: “2011 елның 2 июне. Апам белән кич бакча эшләрен эшләгәч, мунчада юынып чыктык. Йокларга ятарга дип җыенган чакта шарт-шорт тавышлар ишетелде. Күк күкриме дип карасак, тыныч. Әллә берәрсенең юбилее микән, фейерверк шартлаталардыр дип уйлап, тагын тәрәзәдән карыйм. Очкын яктырып киткәндәй була, ялкын күренә. Авылдагы ир-атлар авыл башына – басуга җыела башлады. «Берәр хәл булмагандыр бит?» – дип, алар янына чыктым. Алар Пугачеводагы хәрби бүлектә янгын булуын, шартлау тавышларының шуннан килүен әйттеләр. Пугачеводагы хәрби бүлек янәшәдәге урман артында гына. Өйгә кердем, люстралар челтери башлады. Эвакуация башлануын әйттеләр. Без дә апам белән җыендык, тик мин: «Эшемне — Пенсия фондымны ташлап китәргә тиеш түгел», – дидем һәм өй ишекләрен бикләп, апам белән эшкә киттек. Йөгергәндә, җир аяк астыннан киткән кебек тоелды.
Эшкә барып кердек. Ул вакытта Пенсия фонды идарәсе бинасы шартлаулардан дер селкенеп тора иде. Көчле шартлаудан ишекләр ачылып китте. Офис түшәмендәге плиткалар коела башлады. Шартлау булган саен тәрәзәләр, аннан эш машинасы торган гараж ишекләре ачылып китте. Төне буе шунда утырып саклап чыктык. Шарт та шорт шартлау тавышлары яңгырый. Халык күрше Татарстанга эвакуацияләнде.
Таң ата башлагач, хакимият бинасы янына барып килдем. Урамда берничә кешене очратып, алардан: «Безнең өй урынындамы?» – дип сорадым. Өемә таба якынлашуга ачылган тәрәзәләрдән урам якка чыгып җилфердәгән челтәрләрне күреп, әллә нишләп киттем. Өй ишекләре ачылган, келәмнәрдә туфрак, җиһазлар урыннарыннан күчкән. Апам өчен борчылып куйдым. «Аның кан басымы югары, мондый йортны күрсә, хәле начарланырга мөмкин», – дип, өйне җыештыра башладым. Тәрәзәләргә пленка элдем. Кире эшкә барып, Удмуртия Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Алексей Бельтюковка шалтыраттым. Ул дежурлык оештырырга кушты. Биредәге хәлне үзе дә башта күзалламаган булгандыр. Соңрак килеп, бинаның нинди халәттә икәнлеген үз күзләре белән күргәч, рәхмәтләр әйтте», – диде Зөлфия Кәримова.
Удмуртия Пенсия фонды идарәсе җи­тәкчесе Алексей Бельтюков Кече Пурга Пенсия фонды җитәкчесе Зөлфия Кәримовага үз гомерен куркыныч астына куеп, документларны саклавына, шул сәбәпле пенсия түләүдә бернинди тоткарлыклар булмаган өчен рәхмәт белдерә.
«Хәзер исә фейерверк, кисәк кенә шарт­лаган тавышларга да сискәнәм. Дөньядагы сугыш барлык тынычлыгымны алды, янәдән шушы Пугачеводагы хәлләр күңелдә яңара. Сугыш афәте күрүчеләрне, сугышчыларны уйлап, борчылам. Илләребездә сугыш афәте булмасын, дип телим», – ди Зөлфия апа.

Гөлнара Вәлиева.