Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - «Әни, бу абыйга кем дип эндәшим?»
5.05.2022

«Әни, бу абыйга кем дип эндәшим?»

12 майда күп еллар газетабызны таратучы Гөлфәния Хаммат кызы Гатиятуллинаның 70 яшьлек юбилее. Әлеге уңайдан аның белән озак кына аралашып утырдык. Ул тумышы белән Арча районы Тылаңгыр авылыннан. Гөлфәния ханым миңа үзенең гаиләсе турында сеңлесе язган әлеге мәкаләне бирде. Илнең тарихы кешеләр язмышы белән языла, диләр. Дөрестән дә, хак сүзләр. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш вакытында һәм аннан соң Гатиятуллиннар гаиләсе кичергән михнәтләр турында уку газета укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр.

Авыр еллар…

Һәркемне үзенең гаилә тарихы кызыксындырадыр, дип уйлыйм мин. Үзем дә әби-бабайлардан, әнидән күбрәк сорашасы, сөйләттерәсе калган, дип уфтанып куям. Әнием сөйләвенчә, алар ун бала булган. Рәхимә әбием бик тырыш кеше иде. Ул озын гомер кичерде, 91 яшендә вафат булды. Бабам Исмәгыйль Иске Төрнәле авылыннан. Ул бер класс та укымаган, әмма укырга да, язарга да өйрәнгән, исәп-хисапны яхшы белгән. Атлар асраганнар, тыелган елларда да намазын калдырмаган. Әбием Түбән Пошалымнан. 1921 елда алар гаилә корып яши башлыйлар. Ул елларда димләп өйләндерү гадәти хәл булса да, алар яратышып кавышканнар. Бабам утырткан юкә әле дә үсеп утыра. Сугыш башланганчы 7 ел колхоз рәисе булган. 1942 елда сугышка киткәндә, кыйблага карап, намаз укыган. Әллә шуңа, Аллаһы Тәгалә саклап йөрткән үзен, исән-имин әйләнеп кайткан, әмма йөрәге янәшәсендә мина кыйпылчыгы белән. Аннан яңадан 7 ел колхоз рәисе булып эшләгән, соңрак Тылаңгыр колхозына күчергәннәр.
Сугыш елларындагы ачлыктан Иске Төрнәле авылында да күп кешеләр үлә. Әбиемнең дә кызы Гөлфәния, улы Нурмөхәммәт вафат була. Соңрак уллары Якуб, Зиннур да үлә. Әнием дә шешенә башлый. Әби ничекләр түзгәндер бу хәлләргә? Булган бар ашлыкны дәүләткә алып бетерәләр. Әмма бабам бер капчык ашлыкны яшереп калдыра. Аны он итеп тарттырып һәр гаиләгә әз-әзләп өләшә. Бер уч ашлык өчен төрмәгә яба торган елларда бу! Бабамны да алып китәләр. Шунда аңа Түбән Пошалымда колхоз рәисе булган Шамил Фатыйхов ярдәмгә килә, районга барып: “Ул мин биргән онны өләште”, – ди. Әйбәтрәк кешеләргә туры килгәндер инде, бабамны кайтаралар.
Әби балаларын да чабата үрергә өйрәтә, көн саен биш пар чабата үреп, артельгә тапшыралар. Шуның өчен 200 грамм икмәк бирәләр. Үзләренең тырышлыклары белән генә исән калалар. Әбием кайчан гына ял итте икән? “Без йокыдан торганчы әни көндәлек чабатага җитәрлек юкә кабыгы алып төшеп куя иде”, – дип сөйләгән иде әни. Әле бит урманга керергә дә ярамый. Бабам Мәскәү янындагы сугышларда яралана, аны бер авылдашы күрә, хатында: “Исмәгыйль абыйны күрдем, ул үлде”, – дип яза. Ә ул 1945 елда Җиңү яулап кайта! Олы кызлары Әминә, кияүгә чыгып, Абхазия якларына китеп бара. Олы уллары Габделәхәт Донбасс якларына китә, шахтага урнаша. Гаилә корып, шунда яшәп кала. Икенче кызлары Мәдинә апаны ФЗОга укырга җибәрәләр. Костромага урман кисәргә кешеләр җыю башлана. Безнең районнан 400 эшче, аларга ашарга пешерү өчен дүрт хатын-кыз кирәк була. “Үз кызыңны да җибәрсәң, барабыз!” – диләр башка кызлар. 1950 елда әнием шулар белән китеп бара. Бер ел да дүрт ай урман кискәндәге михнәтләрен язып кына бетерерлек түгел.

Хәтер йомгагы

2000 елдан мин район, республика газеталарына яза башладым. Хәбәрче дигән даным таралды. Әнием өчен дә горурлык булды ул. “Кызым, сиңа әйтеп яздырасым килә”, – ди иде дә сөйли башлар иде. “Әни, син сөйлә, мин тыңлыйм!” – дия идем. Әни вафат булганга да 12 ел узган. Әле менә ул сөйләгәннәрне теркәгән хәтер йомгагын сүтеп утырам. Костромада урман кискәндә землянкада кыш чыга алар. Әле яңа гына сугыштан кайткан ир-егетләр урман кисә, 4 кыз бала аларга ашарга пешерә, юа, җыештыра. Күпләр шунда үз ярын табып, гаилә кора. Югары Пошалымнан Хаммат дигән егет әниемә гашыйк була. Күрше авылга барып, никах укыталар, бергә яши башлыйлар. Фотога төшеп, авылга хат язып сала әни. Авылдагылар бер дә риза булмыйлар, фотоны ертып, бер туганы җавап яза. Хат урман эчләрендә югалмыйча барып җитә. Бабай башта хат турында белми дә, белгәч бик каты ачулана: “Нурсабахка сүз әйтәсе булмагыз, исән булганына сөенегез!” – дип кисәтеп куя. Хаммат: “Синекеләр мине яратмады”, – дип, сүзгә дә киләләр. Ул арада кайтырга дигән хәбәр дә килә. Әни Иске Төрнәлегә, ире Югары Пошалымга кайтып китә. Әни йөккә узган була, әмма бу турыда әйтми. Горур кеше, туры сүзле иде ул. Йөклелекне өзү нияте белән поезддан сикерә, аягы сына, әмма туасы җан исән кала. Кайтып җиткәч, Исмәгыйль бабай әнине ачулана, кочаклап елый. “Бергәләп үстерербез”, – дип юата. 1952 елның 12 маенда әни кыз бала таба. Үлгән кызы хөрмәтенә бабай Гөлфәния исеме куша. Бик ярата аны бабам. Тик аяусыз үлем балага 3 ай дигәндә бабамны мәңгелеккә алып китә. Аны Тылаңгыр авылы зиратына җирлиләр.
Гаиләгә тагын сынау. Туендыручысыз калгач, әби баланы үзе карарга була, әнигә эшкә урнашырга куша. Шәмәрдәндә агач эшкәртү комбинаты ачканнар, хезмәт хакы да түлиләр икән, дигән хәбәр Тылаңгырга да килеп ирешә. Әни урман аша турыдан гына көн саен эшкә йөри. Ике ара – 25 чакрым. Көн саен кайта, бара. Урманның теге ягында – Шәмәрдән. Каршысына бер начар бәндә очрап, чак котылгач, атнага бер кайта башлый.
Әнинең беренче ире Хамматның нинди кеше булганын да беләсе килә бит инде. Шул ният белән авылның түбән очында яшәүче Габделхәй абыйларга киттем. 92 нче яше белән барса да, хәтере әйбәт Габделхәй абыйның. “Әй, Хамматны бик әйбәт хәтерлим, бергә уйнап үстек”, — дип башлады ул сүзен. Сүзгә Әлфия апа кушыла: “ Безнең әни сөйли иде, бик күп балалы гаилә булганнар. Әниләре үлгәч, үги әниләре белән үстеләр. Бик тырыш булганнар, арба-чаналар ясаганнар. Бакчаларында алмагачлары күп иде”. Хаммат абый әниемнең кыз табуын ишеткәч, хастаханәгә килә. Тәрәзә саен йөри, “Кызымны күрсәт!” – дип ялына. Әни дә горур, без бергә булмыйбыз дип, күрсәтми баланы. Чөнки ул аның башка кызлар белән йөрүен ишеткән була. Озак та тормый кыш көне Хаммат абыйны бер авылдашы чәнчеп үтерә. “Эх, баланы күрсәткән булсам, бәлки үлмәгән дә булыр иде”, – дип үкенеп яши әни.

Гаилә сере

Гөлфәния апа 10 яшькә кадәр Тылаңгырда яшәгән, шунда 3 класс белем алган. Гөлфәния апа – бүген дә “Яңарыш” газетасы хәбәрчесе һәм аны таратучы. Шулай бер аралашканда ул: “Мин үземне белә башлаганда, без – әби, Нурзифа апа, Мәдинә апа, Нурия, мин, әни – бергә яши идек. Мамык кәҗәләре асрый идек. Әби, әни, Нурзифа апа кич утырып бик матур итеп шәл бәйлиләр иде. Мәдинә апа оекбаш, бияләйләр бәйли иде. Ул бәйләгән әйберләрне Украинага сатарга алып бара. Авылда акча юк, ә шахтада хезмәт хакы түлиләр. Шунда базарда сатып кайта иде. Минем балачагым бик матур үтте. Миңа 10 яшь булганда әни әтигә кияүгә китте, мине дә үзе белән алды. Әбием елап калды мине алып киткәндә. Бик ярата иде ул мине. Әнигә әйтәм: «Әни, бу абыйга кем дип эндәшим?» – дим. “Әти” дип әйт. Үзең әйтмәсәң, берәү дә белмәс үги әти икәнен”, – диде. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, “әтием” диеп, муенына сарылдым. Әти баш очында әйләндерде. Ятимлекне сиздермәде. Исемем дә “Безнең Гөлфәния” иде. Мин әтиемә мең рәхмәтле, урыны җәннәттә булсын, бик яратты ул мине, какмады, сукмады. Әнидән генә эләгә иде”, – дип сөйләде ул.
1987 ел. Минем Урта Пошалымда 10 нчы класста укыган вакыт. Гөлфәния апа кунакка кайткан иде. “Сеңелем, син миңа әтинең бәетен алып кайтып бир әле. Урта Пошалымда мәктәптә бар дип ишеттем”, – диде. “Ничек инде әти бәете?”Минем гаҗәпләнүемнең чиге юк. “Әнә ич, әти каршыда утыра!” – дип, әтиемә карыйм. “Алып кайт кызым, укысын”, – диде әти. Менә шунда гына алар гаилә серен ачтылар. Күршеләр, авылдашлар белгән бит. Әмма берсе дә әйтмәде. Нинди олы йөрәкле кеше булган авылдашларым!
Редакциядән: Без Гөлфәния ханымны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, тыныч күк йөзе телибез.

Гөлгенә Гыйниятова, Арча районы Югары Пошалым авылы.