Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - XXI гасыр мәктәбе һәм балалар сәламәтлеге
26.03.2014

XXI гасыр мәктәбе һәм балалар сәламәтлеге

Россиядә замана та­ләп­ләренә җавап бир­мәслек мәктәпләр бик күп булса да, күп шәһәрләрдә, авылларда компьютерлар, интерактив такталар, проекторлар тора. Шулай ук мәктәпләрдә Интернет челтәре дә киң таралган. Укучылар хәзер ноутбуклар, планшетлар, телефоннар белән кечкенәдән үк эш итә беләләр. Читтән карап торганда укучылар өчен белем алу чыганаклары бик күп. Әмма фәнни-техник прогресс уңай яктан гына түгел, ә тискәре яктан да йогынты ясый.

XXI гасыр башыннан бу өлкәдә фәнни тикшеренүләр дә алып барыла башлады һәм аларның нәтиҗәләре бик куанычлы түгел. Мисаллар китереп үтик. Стокгольм университеты галимнәре кәрәзле телефонның кешегә йогынтысын тикшереп, аяныч нәтиҗә ясадылар: бик еш кесә телефоныннан сөйләшү колак мембранасына һәм эчке элементларына зур зыян китерә икән. Электромагнит дулкыннар кешене ишетмәс дәрәҗәгә җиткереп, хәтта рак чире китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә сөйләшкәндә телефонны колактан ераграк тотарга кирәк. Компьютер алдында озаклап утыру кешенең умырт­касына бүсер чыгарырга да “ярдәм итә”. Ә күзлар зарарлануын һәркем белә. Мисал эзләп әллә кая барасы юк: мәктәптә балаларның күп өлеше күзлек белән йөри, ә кайберләре исә беренче парта арасында утырып та, тактада нәрсә язылганын күрми. Алдынгы технологияләрне бик нәтиҗәле кулланган Япониядә 45% кешенең күзләре зарарланган. Америка Кушма Штатларында бу сан 43%, Европа илләрендә 40% тәшкил итә. Бөтендөнья статистика мәгълүматларына караганда, Интернет ресурс­лары кешеләрне җинаятькә этәрүче көч булып та тора. Шушы юл белән 11 млрд акча үзләштерелгән, бик күп кеше торак җирсез калдырылган. Төрле сайтларга урнаштырылган коточкыч күренешләр күпләрнең сәламәтлегенә шактый зыян китерә.
“Татарстан — Яңа Гасыр” каналында күрсәтелгән сюжетка да тукталып китәсем килә. Анда исә сүз мәктәптә электрон дәреслекләргә күчеп, бөтен фәннәрне дә компьютер аша гына өйрәнү хакында барды. Эксперимент рәвешендә эшләгән Уфа укытучылары бик дәртләнеп, шатланып ничек итеп дәфтәрсез, ручкасыз укытуның өстенлекләре турында сөйләгәндә, билгеле, бу эш кызыклы шикелле. Тик 6 дәрес буе компьютер белән эшләгән укучының сәламәтлеге нинди булыр соң? Хәзер күп бала дөрес итеп бер телдә дә яза белми. Фикерен дә әйтә алмый, күңелдән мисал да эшли алмый, тизрәк калькулятор куллана. Укытучы да бу очракта “машина колына” әверелә. Ручка белән язу беткәч, кулларның моторикасын ничек итеп үстерергә? Электрон дәреслекләр белән укытуга күчү өчен мәгариф системасын яңа баштан үзгәртеп корырга кирәк булачак. Бу өстәмә финанслау таләп итәчәк. Ә “бүрәнәнең юан башы” ата-аналар җилкәсенә төшәчәк.
Ә шул ук вакытта Швеция, Норвегия мәктәпләре әлеге технологияләрне кысрык­лап чыгарып, укучыларны физик хезмәткә өйрәтү, иҗади фикерләү дәресләренә әһәмият бирә башлаганнар. Алар хәтта “матур язу” дәресләренә кире кайттылар. Ә безнең ил мондый күренешләргә кырын карап, мәгариф системасын тәмам җимереп бетерде. Укучыларның дәрестә планшет яки телефон белән уйнап утыруларын да әйтсәк, уйланырга урын бар.

Гөлфидә Мәрданова,
Ижау шәһәре.