Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Таксида эшләүче Эльвира: «Эшемнән оялмыйм»
22.12.2022

Таксида эшләүче Эльвира: «Эшемнән оялмыйм»

Замана кызларына исең китәрлек! Барысына да өлгерәләр: эш, гаилә, яраткан шөгыль, ял итү. Хатын-кызларның ир-ат эшенә алынуына да сәерсенеп карау юк хәзер, өйрәнелгән. Ә гүзәл затларның руль артында йөрүе инде беркемгә дә гаҗәп түгел. Беркөнне барасы урынга ашыкканда, такси чакырырга туры килде. Руль артында утыручы мөлаем кызга игътибар иттем. Беренче уй: «Курыкмыйча таксида эшләүче хатын-кызлар бар икән!» Сөйләшеп киттек. Әңгәмәдәшем татар кызы – Эльвира Әхмәдуллина булып чыкты.

— Эльвира, үзең белән таныштыр әле…

— Мин – төп Ижауныкы. Мин туар алдыннан әти-әнием бәйрәм­нәр­гә әниемнең туган авылы Киров өлкәсе Константиновка авылына кунакка кайтканнар. 7 ноябрь көнне шунда дөньяга килгәнмен. Ул вакытта төнлә авыл­ның бәби табу йорты буш була, бөтен кеше клубта, бәйрәм итәләр. Тиз генә акушер чакырып, хастаханәгә барып җитәләр, мичкә ягып, бинаны җылыталар. Әнә шундый гадәттән тыш хәлләрдә туганмын, шуңа күрә тормышымда да экстрим, тәвәккәллек яратам. Куркып тору миңа хас түгел. Белемем буенча мин икътисадчы. Кызганычка каршы, без элек нинди һөнәр сайларга дип уйлап тормаганбыз. Әти-әни кая куша, шунда укырга керә идек. Соңыннан гына аңладым, банкта эшләү минем өчен түгел.

— Такси йөртә башлавың турында да сөйлә инде.

— Әлеге һөнәрне мин көтмә­гәндә, вакытлыча дип кенә сайлаган идем. Тик таксист булу сазлык кебек үзенә тарта торган эш булып чыкты. Инде 12 ел эшлим. Кайчагында шундый начар пассажирлар эләгә дә, «Юк, башка эшләмим», — дип уйлыйсың. Тик барыбер, бераз тынычлангач, янә эшләргә чыгасың. Чөнки начар кешеләргә караганда, яхшылары күбрәк була. Тагын шунысы рәхәт: син монда үз-үзеңә хуҗа. Халык белән аралашу да рәхәтлек бирә. Иртән пассажирлар матур итеп исәнләшәләр, үз тормышларында булган вакыйгалар турында сөйлиләр. Дөресен генә әйткәндә, таксида эшләүче китап яза ала. Чөнки бик күпләр такси йөртүчеләргә ышанып, кү­ңел­дәгесен дә ачып салырга мөмкиннәр. Без, әлбәттә, кешенең серләрен башкаларга сөйләмибез, ә аларга, бушанып алгач, рәхәт булып китә. Менә шулай: «Таксида эшлим», – дип мактана да алмыйм, ләкин үз һөнәремнән оялмыйм да.

— Куркыныч хәлләр дә күп була бит….

— Әлбәттә, синең белән беркайчан да начар хәл килеп чыкмас дип ышанып әйтеп булмый. Тик әгәр дә синең машинаңа утырган кешенең башында ниндидер начар уйлары бар икән, ул руль артында кем утырганына карап та тормаячак. Шул ук вакытта син яхшы психолог та булырга тиеш. Үзеңә куркыныч янаганын аңлагач, я пассажирны төшереп калдырырга тырышырга яки телефондагы махсус төймәгә басып, якын-тирәдәге башка таксистларны ярдәмгә чакырырга кирәк. Тагын шунысын аңладым, гадәттә, ир-атлар күпкә тәрбияле, акыллы булалар. Ә хатын-кызлар киресенчә, ачуларын, үзләренең тәрбиясезлекләрен күрсәтәләр. Ләкин, кабатлап үтәм, начарларга караганда, яхшы кешеләр күбрәк.

— Якыннарың һөнәреңне ничек кабул итәләр?

— Борчылалар инде. Тик мин көндезге вакытта эшлим һәм шәһәрдән читкә йөрмим. Алай тынычрак. Хәзер улым да укудан бушаган вакытта таксида эшли. Менә шундый гаилә һөнәребез булды (көлә).

— Начары гына түгел, кызыклы хәлләр дә күптер инде?

— Әйе. Мәсәлән, 8 мартта эшләве бик кызыклы. Быел Үзәк мәйданда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Лалә чәчәкләре бүләк итеп, кәефне күтәрделәр. Икенче көнне тагын шушы ук урында документларны тикшерергә дип туктаттылар. «Бүген чәчәкләр юк мыни?» — дип шаярттым. «Көн саен түгел», — дип, аларның да кәефе күтәрелде. Шулай ук 8 мартта ир­ләр сөйгән ярларына чәчәкләр алып, таксига утырганда, миңа да чәчәкләр бүләк итәләр. Эштән сөенеп, чәчәкләр тотып кайтып керәсең. Ә Яңа елда эшләве беләсезме ничек күңелле? Төнге шәһәр буенча барганда, күпме салют, фейерверклар күрәсең. Тирә-якта барысы да бәйрәм итә, кәефләре яхшы! Кайчагында боларны күреп, күздән яшь тә килә. Дөрес, кемдер Яңа елда өйдә утырырга кирәк дип әйтер. Ләкин мин менә шундый кеше инде, барыбыз да төрле бит. Кайчагында мин: «Таксида эшләмәсәм, кайда барыр идем икән?» – дип уйлыйм.

— Ә татарча сөйләшергә кем өйрәтте?

— Әбием өйрәтте. Балачагым гел авылда үтте. Ә әби белән бабай русча бөтенләй белми иде. Алар белән печән чабарга, җиләк җыярга йөргәнне, бәрәңге казыганны бүгенгедәй хәтерлим. Константиновкада яшәүче Гафур бабам өй янындагы буага балык тотарга алып бара, шул тоткан балыкларны Галимә әби бик тәмле итеп кыздыра торган иде. Аннан да тәмле ризык ашаганым юктыр сыман. Әтием Бакыр Заводы авылыннан. Анда яшәүче әбием иң матур җылы оекбашлар бәйли иде. Ике яктан да традицияләребезне үз итәргә, туган телебездә сөйләшергә өйрәтеп, милли тәрбия биреп үстерделәр, Аллаһка шөкер. Хәзер улым Әмирне дә әби-бабасы шулай тәрбияли. Ул дини йолаларны да, халкыбыз гореф-гадәтләрен дә яхшы белә. Өлкәннәрне хөрмәт итә, әби-бабай, дип өзелеп тора. Алар да аннан башка бер көн дә тора алмыйлар. Улым татар телендә дә иркен аралаша. Гаиләбез дә, туганнарыбыз да «Яңарыш» газетасын яздырып алалар, яратып укыйлар.

— Кызыклы әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт! Юлларың гел уң булсын!