Мин бәхетле әни
«Икми иген шытмас, укымый белем йокмас», ди татар халык мәкале дә. «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем өстәп яшәргә», – дип өйрәтә Коръән дә. Белем алуның беркайчан да зыяны юк. Күпвакыт укып, ятлап өйрәнгән дәрес материалын тормышта кулланырга да туры килми. Акыллы әңгәмәдәшләр белән булган җылы очрашу-сөйләшүләрдән, тыныч кына үзеңнең күзәтү-нәтиҗәләреңнән бик күп сабак алып яшисең бу фани дөньяда. Фикерләремне мисаллар белән дәлиллим.
Әле күптән түгел генә бер дини гаиләдән булган танышларымның кызлары дөньяга аваз салды. Нәни сабыйны гел кулга алып сөясе, аңа нидер аңлатасы, җырлап юатасы килә бит. Сабыйны кулыма алдым да бер моңлы гына көй көйләп юатып торам. Әнисе дә янымда. Сөйләшеп киттек. «Бишек җырлары да җырлыйсыздыр инде кайчак», – дим аңа. Ә ул: «Без аңа Коръән тыңлатабыз!» – ди. Мин бу җавапны ишетеп, тын калдым. Өйгә кайткач та озак уйландым. Менә шушы була түгелме соң тәрбия?! Белемле тәрбия! Бишектә чакта ишеткән изге Коръән бала күңеленә сеңеп калуында инде шик була алмыйдыр.
Дөрес, бу дөньяда һәркемнең үз кыйбласы, үз хыяллары, теләк-омтылышлары бар. Әмма ничек кенә булса да, баласын аңлы һәм аек акыл белән яратып тәрбияләүче (сукыр ярату да була!) әниләрне күзәтеп, мин соклануымны яшереп калдыра алмыйм. Тагын бер яшь гаиләдә бер-бер артлы өч малай туып, тупырдап үсеп киләләр. Әниләренең малайларга карата булган мөнәсәбәте мине һәрвакыт шатландыра. «Ярый, ярамый» дигән сүзләрне өйрәтеп үстерә ул аларны. Үз баласын яратмаган ана була алмый. Әгәр бар икән, ул ана түгел! Йортларына килеп керүгә, бу гаиләнең үз тәрбия кануннары барлыгы күренеп тора. Балалар бүлмәсендә – өч карават. Уенчыклар тәртип белән җыелган. Һәрнәрсә үз урынында. Әлбәттә, балалы йортта ыгы-зыгылы чаклар да, тузып-чәчелгән әйберләр дә була. Әмма бу бит вакытлыча. Әниләре аңлатуга балалар тынычланып кала. Әнинең тәртип яратуы һәм балага аңлата алуы игътибарны җәлеп итми калмый. Шулай булырга тиеш тә бит. Һәр гаилә үзенең кабатланмас тәрбия кануннары белән яши. Әмма мәңгелек тәрбия кануннары бала күңеленә гаиләдә сеңдерелә.
Әйе, еллар үткән саен күзәтүләр арта. Әле кайчан гына сабый булган балаң, буй җиткәч, туган-тумачаларның кечкенә балаларына игътибар бирә башлыйсың икән. Үзеңнең һәм аларның бала үстергәндәге мәшәкатьләрен чагыштырып, нәтиҗәләр ясап уйланасың. Бик якын кыз туганымның гаиләсендә ике нәни кыз үсә. Бу кызлар әниләрен үзләренә шулкадәр нык итеп бәйләп куйганнар, бер мизгелгә дә әниләрен күз уңыннан югалтмыйлар. Әниләре дә һәр минутын алар белән үткәрә. Кечкенәдән үк төрле яклап балалары белән шөгыльләнә. Олы кызы (шулай әйтәбез инде, 4 яшьтә генә булса да, сеңлесенә ул апа!) 3 яшьтә «Җәлил укулары» конкурсында катнашып, диплом алды. Кечкенәсе дә 1,5 яшьтә генә булса да, матур итеп сөйләшергә өйрәнә. Иң куандырганы: кызларның телләре саф татарча ачыла. Әни белән кыз бала арасына сузылган күренмәс җеп бит ул туган тел! «Ана теле» дип, кадерләп саклыйбыз бит телебезне гомерләребез буе!
«Анасы нинди, кызы шундый» дигән мәкаль дә тормыштан алынган дип уйлыйм. Ничек кенә булса да, әниләребезнең кайбер сыйфатларын гомер буе үзебездә тәрбиялибез, аңа охшарга тырышабыз. Һәрхәлдә мин үзем әнинең намуслы һәм туры сүзле, игелекле һәм гамьле булуына гел сокланып яшим. Яшь вакытта да, картайгач та ул бер төрле – туры юлдан үз кыйбласына тайпылмый атлый, ләкин тормыш агымына каршы бармыйча, җайлап кына яшәве аңа рухи көч, эчке ныклык бирә. Әни миңа салган шул рухны, эчке ныклыкны, гамьне, игелекне, намусны һәрвакыт саклап яшәргә тырышам.
Бу темага укучыларымның фикерләре белән дә кызыксындым. Газета укучыларга да тәкъдим итәм.
«Кыз бала күп әйбергә әнисеннән өйрәнә. Әнисе кеше белән аралашканда ачык йөзле булса, бала да шулай эшли. Әнисе эш яратучан булса, бала да эшкә өйрәнә. Шулай ук ананың дөньяга, бүтән кешеләргә һәм үзенә булган мөнәсәбәте кыз балага үрнәк булып тора. Бала да бу әйберләргә шундый ук мөнәсәбәттә була» (Алсу Хафизова)
«Безнең өчен дөньяда әни бер генә! Ул беренче ярдәмгә килә, аңлый һәм тынычландыра. Һәрбер кызның тормышында әни – иң мөһим таяныч. Бала нәкъ әнисеннән үрнәк ала. Зур үскәч, ничек итеп яшәргә?! Бөтен көче белән әнисенең сыйфатларын үзенә кабул итәргә тырыша. Әни баланы коры яратырга гына түгел, ә бөтен мәхәббәте белән камап алырга тиеш, чөнки кыз бала моны белә, сизә, тоя. Ләкин әни баласын бик каты саклап кына үстереп, артык дус булып, кызның мөстәкыйльлеге югалып калмасын, шуның аркасында киләчәктә төрле проблемалар да килеп чыкмасын. Анысын да онытырга ярамый. Мин кыз һәм әни арасында сәламәт мөнәсәбәт яклы!» (Адэлина Хуҗина)
«Галим Ризаэтдин Фәхретдинов: «Бала тәрбияләү ананың гаиләдә генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора», – дип язып калдырган. Мин бу фикер белән бик килешәм. Иң беренче тәрбия гаиләдән, бала бишектә яткан вакыттан башлана. Балага тәрбия бирер өчен ана үзе тәртипле, итагатьле, мәрхәмәтле, изге күңелле, ихтирамлы булырга, үзенең үрнәгендә тырыш, тәртипле балалар үстерергә тиеш. Әгәр дә бу характер сыйфатлары анада булмый икән, ул кыз балага дөрес тәрбия бирә, кызы алдындагы вазифасын үти алмаячак. Кызына карап, әнисенең кем икәнен белергә була, дип, юкка гына әйтмиләр. Мине әнием: «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр», – дип, төрле эшкә өйрәтеп үстерә. Кыз бала – әнисенең йөзек кашы, үзе алдагы тормышта әни буласы кеше. Ана кыз балага нинди тәрбия биреп калдырса, җимеше шундый булачак. Эшкә өйрәтү, кешеләргә мәрхәмәтле булу, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту – барысы да кыз баланың үз балаларын тәрбияләвендә бик мөһим роль уйнаячак. Ата-ана үзенең баласына биргән дөрес тәрбиясен күреп, шатланып, җимешләрен җыярлык булсын. Нинди орлык чәчелсә, ап-ак кәгазьгә нәрсә язылса, шул укылыр. Нәкъ халык мәкалендәгечә: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», «Агач җимеше белән бай». (Зилия Нәҗметдинова)
«Мин дөньяда бик бәхетле бала, чөнки «Кызым, йөрәк җимешем!» – дип, иркәләп эндәшүче әнием бар. Әниемнең күзләре күк кебек зәңгәр, чәчләре матур көрән. Мин дә әниемә охшаганмын. Холыкларыбыз да бертөрле безнең. Анасы нинди, кызы шундый!» (Алсу Муллахмәтова)
Дөньялар имин булсын да, укучы кызларымның, үз әниләре кебек үк, «Мин бәхетле әни» дип әйткәннәрен дә ишетергә язсын!!!
Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре.