Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Язмыш сынап та караган үзен…
20.07.2023

Язмыш сынап та караган үзен…

Моннан 13 ел элек Ижау шәһәренә килгәч, мин «Бәхет» ансамбленә килеп кердем. Араларында иң яше Венера апа Гатауллина мине үз кызы кебек кабул итте (чөнки аның кызы да минем белән бер яшь). Шул вакыттан бирле ул – минем киңәшчем дә, ярдәмчем дә, оештыручым да. Чөнки ансамбльне яртылаш ул җитәкли, дисәң дә була. Рус телендә белем алгач, аңа спектакльләрдә уйнавы җиңел түгел иде. Ләкин тырышлыгы нәтиҗәсендә, ул инде бүген спектакльләрдә – алыштыргысыз актер. Бөтен яктан килгән, уңган-булган Венера апа шушы көннәрдә 70 яшен каршылый. Аның язмышына күз салыйк әле, хөрмәтле укучым. Ә язмыш сынап та караган инде үзен…

Сабыйларның күз яшьләре

Минем әтием Шәех балалар йортында үскән, ике сугышта катнашкан. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында өйләнә, ләкин аның хатыны хезмәт фронтында хәбәрсез югала. Биробиджан шәһәрендә туган улларын Шамилне хатынының әти-әнисе дә үстерә, аннары абый балалар йортына да эләгә. Сугыш тәмамлангач, әти исән-имин Минзәлә районының Курья поселогына кайта, шунда әнием Мәймүнә белән таныша. Әнием аннан 11 яшькә кечерәк була. 1951 елда апам Светлана, 1953 елда мин дөньяга килгәнмен. Көтеп алган балалар булабыз без. Әнине: «Бик чибәр, матур иде», – дип сөйлиләр. Мин инде аны фотолардан карап кына беләм. Ә аның истәлеге булып көндәлек дәфтәре калган. Ул анда җырлар, шигырьләр, көндәлек эшләрен язып барган һәм иң мөһиме – әтине бик яратуы турында язган. Әти Шамил абыйны да эзләп таба. Абый инде ул вакытта егет булган була. Якутиягә эшкә китә, ул гомер буе шул якта яшәде. Без аның белән ул вафат булганчы, аралашып яшәдек, балалары да кайтып йөрде.

Әти яшелчә базасы директоры, әни тәрбияче булып эшләгән. Ул вакытларда колхозлар базаларга яшелчә тапшырганнар, ә аларга аның өчен кирәк-яраклар биргәннәр. Шул вакытта әтинең өстеннән гаеп табып, шикаять язганнар. Нәтиҗәдә, әтине төрмәгә утыртканнар. Судка кадәр ул Минзәлә төрмәсендә утырган. 23 февраль көнне әни әти янына Минзәләгә барырга чыккан. Безнең йорттан олы юл ерак түгел иде. Утын төягән машинага утырып киткән ул. Машина кузовында салкын булгач, олы, чуклы шәлгә төренеп утырган. Бераз баргач, машина кыегаеп, әни тәгәрмәч астына килеп төшкән. Чылбыр ураган тәгәрмәчкә аның шәле эләгеп, әнине өстерәп тәгәрмәч астына керткән. Өстә калган юлчылар машина түбәсенә сугып, машина йөртүчене туктаталар. Апага – 4 яшь, миңа 2 яшь була. Әбигә бу хәбәрне җиткергәч, әбинең кулыннан кайнаган самавыры төшеп китә. Әниебез менә шулай вафат була. Әтиебезне төрмәдән хәтта әнине җирләргә дә чыгармаганнар.

Ел ярымнан соң гына кайтты ул. Аның мине алдына утыртып, бияләйләре белән кара савыттан чикләвекләр алып биргәне исемдә. Аның Сталинга: «Балалар кечкенә, караучы юк, чыгарыгыз», – дип язган гаризалары әле дә исән.

1957 елны әтигә димләп, Хөршидә апаны алып кайттылар. Аның үзенең дә бездән аз гына зуррак Фәридә исемле кызы бар иде. Ул бездә озак тормады. Бәлки аның безне дә рәнҗетәсе, үзенең кызын да кактырасы килмәгәндер.

1958 елны әтигә Миңнур әнине дим­ләделәр. Иртән уянуыма миңа бер апа кәгазь пакетта тәмле әйберләр тоттырды. Шулай итеп без әниле булдык. Миңнур әни көчле холыклы кеше иде. Тракторда эшләде, үзенең балалары булмагач, бөтен тормышын безгә багышлады. Кагылып-сугылып яшәмәдек, ләкин иркәләнергә дә вакыты да, җае да юк иде. Әнинең бер күз карашы җитә иде.

Мин кешеләргә бик ягымлы булсам да, турысын әйтергә яратам. Холкымны да, үземне дә әтигә охшаталар минем. Үземнең әни Күзкәйдән, Миңнур әни Гөлектән иде. Шуңа күрә ике як туганнар да безне үз итте. Махсус ат белән кунакка алырга киләләр иде безне. Илгизә апабыз: «Балалар, әтиегезгә шикаять язган, имза куйган кешеләрнең берсе дә рәхәт күрмәде. Чөнки сезнең ике сабыйның күз яшьләре төште аларга», – дип әйтә иде. Әйе, ике кыз баланы язмыш менә шулай ятим калдырып, сыный башлады.

«Фатирга кереп, кияүгә чыктым»

Мәктәпне тәмамлагач, әлбәттә, минем алга: «Кайда укырга керергә?» – дигән сорау килеп басты. Теләгем медицина өлкәсе буенча китү иде. Ләкин дус кызым: «Әйдә педагогика училищесына барабыз», – дип котыртты. Нәтиҗәдә, мин имтиханнарны биреп, укырга кердем, ә ул керә алмады. Укып бетереп, Курьяга кайтып елдан артык тәрбияче булып эшләдем. Су басу нәтиҗәсендә, Курья тарала башлады, мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы ябылды.

Мин, иң элек, апам Светлана Сарапулда яшәгәч, шунда юл тоттым. Бераздан Ижау шәһәренә киттем. Анда әни ягыннан бертуганыбыз Гөлсәрия апа бар иде. Ул үзе дә фатирда тора, беренче катта раскладушка да йоклый. Идәннәренә су керә. Ул заводтан эштән кайтуга су түгәм, аннан миңа фатир эзләргә чыгып китәбез. Ул элек яшәгән фатир хуҗасы Зөләйха апага бардык. «Кертә алмыйм шул кызлар, үземдә ике кыз тора, тиздән малаем армиядән кайта, әнә бу поч­мактагы Можгинская урамындагы йортка керегез әле», – дип җибәрде.

Килеп кердек Банат апаларга. Бу йортта инде Кырындыдан Зәйтүнә белән Рәмзия исемле кызлар яши иде. Шулай итеп 10 сум түләп, кызлар белән аларда тора башладым. Эш эзлим, балалар бакчасына эшкә керәсе килми. Шул вакытта бик нык сагына башладым. Китап укыганга салышам да, елыйм да елыйм. Китап битләре чыланып бетә. Банат апа мине юата: «Поселогыгызны су басасы булгач, тагы кире китәсе була бит инде, түз», – дип әйтә иде. Бераз күңелем ачылсын өчен, кызына ияртеп җибәрә иде. Бервакыт ул мине олы кызы Алмазия апа эшли торган кибеткә алып китте. Мине «Спорт­культорг» кибетенә эшкә алдылар. Кызлар мине үз кул астында эшләттеләр. Анда эшләгән Гөлсинә белән без һаман да дуслар. Шулай итеп, мин шәһәр тормышына кереп киттем. Ул вакытта спорт костюмнары дефицит иде. Халык кибеткә күп йөрде. Әкренләп туган ягым томан артында кала барды, онытылдым.

Мин хуҗаларның уллары да барын белми идем. Берсендә баскычтан ак майка, зәңгәр спорт штаны кигән бер егет төшеп барганын күрдем. Рәис көн-төн таксида хезмәт куя икән. Шуңа мин аны элегрәк күрмәгәнмен.

Мин бик тыйнак идем. Эштән кайтам, кызлар Рәис белән мине су керергә барырга чакыралар, мин кире кагам. Бервакыт кибеттән Гөлсинәнең туена җибәрделәр. Кайтсам, Рәис мине туйга барырга дип капка төбендә көтеп тора. Гөлсинә: «Рәис! Венераны туйга алып кил, ул берүзе килә белмәс», – дип, Рәискә записка җибәргән (алар бер-берсен беләләр иде). Туйга бардык, аннан соң урамнарда йөрдек. Тагын бер тапкыр бергә туйга бардык. Шулай итеп, мин фатирда торган җиремә килен булып төштем. Кызлар Рәмзия белән Зәйтүнә әле дә: «Тып-тын гына килеп фатирга урнашты да, хуҗаларның улларына кияүгә чыгып куйды», – дип шаярталар.

Иремнең әти-әнисе Кырындыдан иде. Әти балта остасы, кулыннан бар нәрсә килә иде. Әни исә бөтен гаиләне, хуҗалыкны үз кулында тотты. Аларның язмышлары да кызыклы. Әни әти белән йөргәндә, әтине эшкә җибәрәләр һәм шул вакытта әнине урлап, башка кешегә кияүгә алып китәләр. Ике бала туа, аның ире сугыштан кайтмый. Һәм менә алар тагын әти белән бергә булалар, тагын ике бала туа. Әни чын кайнана иде. Без озак кына бергә яшәдек, аннан фатир алып башка чыктык. Кызыбыз Гөлнара, улыбыз Рөстәм туды. Шулай да без Рәис белән аерылыштык. Кайнанам ун ел авырды, урын өстендә ятты. Мин аны ташламадым, тәрбияләдем. Дөнья белән хушлашканда: «Яшь көчле, нык чагымда, усал чак­ларым да булгандыр, бәхиллегеңне бир», – диде. «Әнкәй, алар күптән онытылды инде, бәхил бул», – дидем. Әткәй әле әнкәйдән соң сигез ел яшәде. Икесе дә бик әйбәтләр иде, үз кызлары кебек мине кабул иткәннәре өчен мин аларга бик рәхмәтле. Рәис тә 61 яшендә яман чирдән вафат булды. Бергә тормасак та, мин аны тәрбияләдем, соңгы сулышына кадәр аның белән бергә булдым. Чөнки ул минем балаларымның әтисе, гомерлек мәхәббәтем, мин аны әле һаман да яратам…

«Туганнар бер-берсен белсен»

Кибеттән соң мин ОРСта, ДОСААФта, «Агропромпроект» институтында, «Волгателеком»да хезмәт куйдым. Кыс­картуга эләгеп, иртәрәк лаеклы ялга киттем. Китүем әйбәт булды, оныгым Эмильне тәрбияләргә булыштым. Кечкенәдән үк хоккейга, футболга йөрттем. Нәтиҗәдә, ул инде бүген үзе тренер. Балаларым, оныгым белән бик горурланам. Авырлыклар белән булса да, мин аларны үстердем, олы тормыш юлына бастырдым. Үзебезнең әти белән әни Сарапул шәһәренә күченеп килделәр. Шунда гомер итеп, вафат булдылар. Әти иртәрәк китте, әниебезне соңгы көнгә кадәр тәрбияләдек. Бар тормышын безгә багышлаган, ике ятимне тәрбияләп үстергән Миңнур әни алдында без әле дә бурычлы. Бүгенге көндә барлык туганнар белән элемтәдә булып, аралашып, кунакка йөрешеп яшибез. Балалар бер-берсен, туганнарыбызны белсен, нәселебез дәвамлы булсын, дигән фикердә мин.

Безнең кояшыбыз

Менә шундый язмыш, сынаулар, шатлык-кайгылар. Ләкин ул үз тормышыннан беркайчан да зарланмый. Киресенчә, язмышында очраган һәр авырлыкка рәхмәтле. «Мине әнә шул авырлыклар көчле итте, бирешмәскә, яшәргә өйрәтте», – ди ул.

Венера апага артык шатланырга да, кайгырырга да ярамый. Хәтерлим, «Аты барның – дәрте бар» (Наил Гаетбай) спектакленнән соң, аны сәхнә киемнәре белән ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Барысын да күңеленә, йөрәгенә якын ала торган кеше ул. Һәр эшне җиренә җиткереп, тәртип белән, чын күңелдән эшли, эшкә җаваплы карый, сок­ланырлык хуҗабикә! Шуңа күрә дә олысы да, кечесе дә, яше-карты аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. «Безнең кояшыбыз», – дип әйтә торган иде аның турында Рәсимә апа Мифтахетдинова. Кояшыбызның гомере озын, хәерле булып, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, әле озак еллар иҗат дөньясында кайнарга язсын!

Рәфилә Расулева.