Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Милли көйләр –халкыбызның җаны
2.02.2022

Милли көйләр –халкыбызның җаны

28 гыйнвар көнне «Риваять» этно-төркеменең 10 еллык юбилее уңаеннан Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә бәйрәм концерты булып узды. Анда Ижау, Воткинск, Сарапул, Можга шәһәрләренең милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, вәкилләре дә катнашты.

«Риваять» — рухи байлыгыбыз сагында

«Риваять» этно-төркеме Удмуртия шәһәр­ләрендә көтеп алынган кунак. Алар — безнең милли чараларыбызның бизәге. Воткинск, Можга, Ижау, Сарапул шәһәрләре тамашачысы әлеге ансамбльне һәрвакыт көтеп ала. 2020 елда Ижау шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылган “Асылъяр” — милләтебезнең илһам чишмәсе…” проекты кысаларында “Моң дәрьясы ташый күңелдән” дигән остаханәдә «Риваять» этно-төркеме үзләренең бай тәҗрибәсен балалар белән уртаклашты. “Риваять” — бүгенге традицион һәм борынгы татар-төрки музыкасын заман стиленә салып, тамашачыга җиткерә. Җыр, бию, музыка уен кораллары һәм сүз аша, киемнәр, атрибутлар, техник чаралар ярдәмендә бүгенге һәм борынгы традицияләрне яңарта, төрле образлар тудыра. Заманның традицион уен кораллары һәм музыка белән беррәттән борынгы төрки-татар, тарихи уен коралларын гамәлгә кертә һәм төрле стильдә үзен сынап карый. Алар Татарстан, Казан шәһәре кунаклары, туристлар өчен төрле интерактив программалар әзерлиләр һәм оештыралар. Милли форматта кунакларны каршы алулары аеруча игътибарга лаек.

Ансамбльдә очраклы кешеләр юк

Төркемебез 2011 елда оешты. Без дүрт кеше генә идек һәм «Риваять» фольклор ансамбле дип аталдык. Соңрак без борынгырак, Болгар, Казан ханлыгына бәйле музыка белән эшли башладык һәм төрки-татар этно-төркем дип аталдык. Составта Эльвира Йосыпова, Илшат Исхаков һәм минем тормыш иптәшем Луиза Габитова иде. Кызганыч, Луиза 2020 елның җәендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Без — мин, Илмир Ямалов, Ләйсән — «Сорнай» ансамбленнән чыккан кешеләр. Бүген концертта «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе Ринат Гыйлаҗев тә бар. Ансамбльдә очраклы кешеләр юк — барысы да сәнгатьне яраткан профессионал музыкантлар, вокалистлар, биючеләр. Нинди эшкә тотынсак та, зур җаваплылык һәм югары сыйфат — безнең өчен беренче урында! Гаиләгә килгәндә, зур кызым фортепиано классын тәмамлады, хәзер музыка көллиятендә укый. Кечкенә улым баянга йөри, уртанчы улым да музыка белән кызыксына башлады. Курайда, гитарада уйнарга өйрәнә. Кечкенә чакта әллә ни кызыксынмый иделәр, ә хәзер концертка теләп киләләр. Миңа шундый рәхәт, күңелгә җылы була балалар кызыксынгач”, — диде «Риваять» этно-төркеменең җитәкчесе Руслан Габитов.
Илмир Ямалов «Риваять»тә алтынчы елын эшли. Төп керем чыганагы — алып баручы булып эшләү. “Җомга, шимбә мин мәҗлесләрдә эшлим, ул акча гаиләмә җитә. «Риваять» — минем өчен күңел халәте. Җырлар яздыру, инструментларда уйнау ошый. Ул бит эзләнү процессы, үзеңне эзлисең. Ул — иҗади процесс. Ансамбль универсаль, артистларыбыз да икешәр эштә эшли, кемдер укытучы, кемдер башка юнәлештә”, — диде Илмир Ямалов.

Читләр кадерне белгәч, күңелләр тула инде…

«Риваять» этно-төркеме кон­цертының беренче бүлеге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгына багышланды. Югары дәрәҗәдә узган концерт сизелмичә үтеп китте. Кил­гән кунаклар арасында ТР Мәдә­ният министрлыгының Мас­сакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйз­рахманов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла да бар иде. Алар «Риваять» этно-төркеменең катнашучыларын медальләр, Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Тик залда тамашачының аз булуы гына күңелне борчыды. Югыйсә мондый тамашаны әзерләү өчен күпме көч түгелгән бит! Төбәкләрдә без заллар тутырып, милли чаралар уздырып, милләт сагында торганда, Казан шәһәре тамашачысының (әллә концертлар күп узганга) мондый тамашага исе китмәве кызганыч, әлбәттә. Воткинск, Можга, Сарапул шәһәрләреннән Рафаэль Фәтхуллин, Руслан Галеев, Зөлфәт Арсланов, казанлыларның борыннарына чиертеп, «Риваять» этно-төркемен ничек хөрмәт итүләрен белдерделәр, ихлас күңелдән бүләкләрен тапшырдылар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, республиканың Милли сәясәт министрлыгы, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле исеменнән дә рәхмәт сүзләре, изге теләкләр ирештерелде. Котлаулардан соң Руслан Габитовның:
“Ай да калыкмас инде,
Калыкса, батмас инде.
Читләр кадерне белгәч,
Күңелләр тула инде”, – дип такмаклап җавап бирүендә милли-мәдәни мирасыбызга сакчыл карашлы тамашачыларга хөрмәт белән беррәттән битараф күңеллеләргә үпкә хисләре дә бар иде.

Рәфилә Рәсүлева.