Дөньяны колачлаган шагыйрь
5 апрельдә Республика милли китапханәсендә Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергиның 60 еллыгына багышланган чаралар үтте.
Китапханәнең милләтне һәм туган якны өйрәнү әдәбияты һәм библиография үзәгенең уку залында «Башкалар арасында үзенчәлекле» (Другой среди других”) дип исемләнгән Вячеслав Ар-Сергиның китаплары күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә апрель ахырына кадәр эшләячәк.
Шулай ук бу көнне китапханәнең уку залында «Язучы һәм китапханә» дигән түгәрәк өстәл узды. Биредә Удмуртия шагыйрьләренең һәм язучыларының иҗатын алга этәрү, аларның исемнәрен саклау, авторларның һәм китапханәләрнең үзара хезмәттәшлеге, республика китапханәләренең эшчәнлеге, җирле авторлар турында мәгълүмат тарату ысуллары буенча фикер алыштылар. Ә кичен китапханәдә Вячеслав Ар-Сергиның 60 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе һәм аның “С акцентом – моим…” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге кичәне “Айкай” ансамбле артистлары удмурт телендәге дәртле җырлары белән башлап җибәрде. Чарага язучының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүче – Төркиядәге Эрджиес университеты профессоры Севинч (Сөенче) Учгюль килгән иде. Вячеслав Ар-Серги шигырьләрен рус телендә укыса, Төркия кунагы аларны үз тәрҗемәсендә башкарды. Севинч Учгюль шагыйрьнең иҗатына, үз милләтен үстерүгә керткән өлешенә югары бәя бирде.
Вячеслав Ар-Сергины котларга Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов, Удмуртия Республикасы мәдәният министры Владимир Соловьев, “Удмурт Кенеш” ассоциациясе президенты, Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ишматова, шагыйрьнең туган ягы – Завьялово районы хакимияте башлыгы, якташлары, иҗатташ дуслары, милли оешмалар җитәкчеләре килгән иде.
Вячеслав Ар-Серги – шагыйрь, прозаик, публицист, удмурт һәм рус телләрендә язучы драматург, заманча Россия милли әдәбиятының әйдәп баручы авторларының берсе. Аның әсәрләре кырыктан артык телдә, шул исәптән чит илләрдә (Чехия, Венгрия, Черногория, Эстония, Беларусиядә һ.б.) аерым басмаларда дөнья күргән һәм нәшер ителгән, республика югары уку йортларының урта мәктәпләре һәм филология факультетлары уку программаларына кертелгән. Авторның 70кә якын китабы дөнья күргән. Соңгысы – «С акцентом – моим…» дип аталганы – 2021 ел ахырында Мәскәүдә нәшер ителгән. Ул әлеге китапны бирегә килгән укучыларына бүләк итеп өләште.
5 апрельгә кадәр “Ар-Сергины укыйбыз” дигән марафон оештырылган иде. Кичәдә әлеге акция кысаларында әзерләнгән видеороликны тәкъдим иттеләр. Әлеге видеотасмадан күренгәнчә, акция Удмуртиянең генә түгел, Марий Эл, Башкортстан Республикасы, Пермь крае, Венгриядән һәм башка төбәкләрдән әдәбият сөючеләрне җәлеп иткән. Вячеслав әфәнденең әсәрләрен удмурт, рус, мари, татар, башкорт, венгр телләрендә укып, видеолар төшергәннәр. Язучының укучылары күп, алар аңа яңа үрләр яуларга, әсәрләр иҗат итәргә илһам бирә. Хәзерге вакытта Ар-Серги сайланма әсәрләренең ике томлы җыелмасын чыгарырга әзерләнә. Иҗат уңышлары телик аңа!
Элмира Нигъмәтҗан.





