Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Зирәк укытучы, яраткан бабай иде…
20.07.2023

Зирәк укытучы, яраткан бабай иде…

Удмуртиянең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Әдип Сафа улы Кәримовны без 20нче татар мәктәбе директоры, татар иҗтимагый үзәге активисты һәм Ижау шәһәренең Ленин районында танылган кеше буларак беләбез. Әгәр ул исән булса, 17 июльдә аңа 100 яшь тулган булыр иде.

Тормышны яратырга өйрәтте

Әтием Әдип Сафа улы Кәримов 20нче татар мәктәбе директоры, ә әнием Роза Сәрвәр кызы 45нче мәктәптә директор урынбасары булып эшләделәр. Без энем Фәрит белән һәрвакыт мәхәббәт, үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләдә тәрбияләндек. Әти белән әнием еш кына мәктәп турында сөйләштеләр, укучыларына күп игътибар күрсәттеләр. Әти хәтта эштән соң укучыларның әти-әниләре янына йөри иде, авыр хәлдә булучыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышты. Укучыларының сәләтләрен күреп, алга таба нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген аңлатты. Аның күп кенә укучылары зур уңышларга ирештеләр. Әтиебез моның белән чиксез горурланды.

Әмма без дә абый белән һәрвакыт игътибар үзәгендә булдык. Әти-әниебез безне дөрес итеп тәрбияләделәр. Һәр иртә әтием безне ничек кулларыбызны, битләребезне юганыбызны, тешләребезне ничек чис­тартканыбызны тикшерә иде. Һәр көнне әти җитәкчелегендә зарядка ясау – бер матур гадәт иде. Җәй көне урамда – ишегалдында, ә кыш көне – зур бүлмәдә зарядка ясый идек. Әти хәтта безнең һәрберебезгә гантельләр сатып алды. Аннары әни безне иртәнге аш белән сыйлый иде. Соңыннан әти-әни эшкә, ә без, әтиебезнең әнисе Сәимә әби күзәтүе астында булдык. Без шәхси йортта яшәгәнгә күрә, әти-әниләребез балачактан ук эшкә өйрәттеләр. Әти барысын да үз куллары белән эшли белгәч, аның осталыгы Фәриткә дә күчте.

Гаилә бәйрәмнәре безнең өчен генә түгел, күршеләребез өчен дә бәйрәм булды. Әти мандолинада уйный иде, абый – гитарада, кунакларның берәрсе аккордеонда, ә без әнием белән җырлый идек. Бу бәйрәмнәрдә беркайчан да исерекләр, тавышланучылар булмады. Барыбыз да шатланып күңел ачтык. Әти-әниебезнең тырышлык­лары һәм үз эшләренә намуслы караулары безнең өчен үрнәк булды.

Әти-әниемнең горурлыгы оныклар булды, аеруча Ренатны яраттылар. Әти карт бабай булырга да өлгерде. Ул Ренатның кызы Әминәнең беренче уңышларын да күрә алды. Әти гаиләбездәге берничә буынны тәрбияләүдә үз өлешен кертте. Яраткан гаиләсендә ул тормыш циклының барлык этап­ларын матур итеп үтә алды: ул бик яхшы әти, яратучан ир, искиткеч бабай һәм хәтта карт бабай да булды.

Әлфия Зубель.

Бер-беребезне сүзсез дә аңладык

Балачакта минем күп вакытым бабай һәм әби янында үтте. Без һәрвакыт бергәләп китаплар укыдык, музыка тыңладык, уеннар уйнадык, җәй көне бергәләп бакчага йөрдек. Алар белән миңа беркайчан да күңелсез булмады. Без урамга чыккач, һәрвакыт алар янына килеп: «Исәнмесез Әдип Сафинович, Роза Сергеевна», – дип, хәлләрен беләләр. Мин аларның элеккеге укучылары икәнлеген аңлый идем.

Мәктәпкә укырга кергәч тә, күбрәк вакытымны бабайларда уздыра идем. Чөнки без әби-бабайлардан ерак тормадык. Мин мәктәптән соң һәрвакыт алар янына кайттым. Биредә дәресләрне әзерли идем. Кунып калган чакларым да күп булды. Минем бәхетле балачагым шулай озак кына дәвам итте. Ләкин көтмәгәндә яраткан әбием үлде. Аны озатырга бик күп кешеләр килде. Урам тулы халык булуын хәтерлим. Бу безнең бөтен гаиләбез өчен зур кайгы булды. Ә иң авыры бабама туры килде. Ләкин ул көчле булды: тормышка кызыксынуын югалтмады, бөтен көчен җәмәгать эшләренә юнәлдерде. Татар иҗтимагый үзәге активисты булды, «Янарыш» газетасы белән тыгыз элемтәдә торды, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрүдә катнашты. Ижау Җәмигъ мәчете төзелә башлагач, анда да ярдәм итте.

Мин югары сыйныфта укыган чакта да, күбрәк бабам янында булырга яраттым. Ул чагында аның белән чын дусларга әйләндек. Бергәләп юбилей тәңкәләрен җыя башладык. Яңа үрнәкләр тапсак, бергәләп шатландык. Элеккечә кичләрен шашка уйнадык. Ул тарихчы буларак, һәрвакыт үткәндәге факт­ларны сөйләп, хәзерге заман белән бәйли иде. Еллар үткән саен безнең сөйләшүләр җитдирәк һәм тормышчанрак була башлады. Кайвакытта бәхәсләшеп тә ала идек. Бабамның зирәклеге безгә һәрвакыт алтын уртаклыкны табарга ярдәм итте. Чөнки минем бабам зирәк иде. Ул үсеп килүче буын белән аралашу серләрен яхшы белде.

Бабам музыка белән мавыкты. Гомер буе җыйган пластинкаларның зур коллекциясе аның горурлыгы иде. Илебезнең һәм чит ил музыкантлары тарафыннан башкарыл­ган вальслар, танго, фокстротлар иде анда. Без аның борынгы проигрывателен кабызып, плас­тинкаларын сак­лык белән генә алып уйната идек. Бу көйләрне бергәләп тыңлау матур гадәткә әверелде. Бабамны искә төшергән саен, ул көйләр хәзер дә кү­ңелдә яңаралар. Бабам үзе дә искиткеч итеп мандолинада уйный белә иде. Гаилә бәйрәмнәре вакытында бабам – мандолинада, әтием – гитарада, мин маракаста уйнап, кечкенә концертлар оештырдык.

Мәктәпне тәмамлап, университетка кергәч, минем тормышымда яңа зур этап башланды. Яңа хоббилар, яңа танышлар… Ләкин бер нәрсә үзгәрмәде: безнең бабай белән дуслыгыбыз элеккечә калды. Яшем барган саен мин бабамның зирәк һәм нечкә күңелле кеше икәнлеген ныграк аңлый башладым. Аның кешеләр белән яхшы һәм ачык мөнәсәбәттә булуына, башкаларны тыңлый, кирәкле вакытта кирәкле сүзләрне сайлый, шул ук вакытта үз фикерен дә әйтә белүенә соклана идем. Безнең бабай чын оратор иде.

Университетны тәмамладым, гаилә кордым. Мин бабам янына кызым Әминә белән кунакка йөри башладым. Ул оныгын саклык белән кулларына ала, тезләренә утыртып сөеп, аңа соклана иде. Еллар үткәч тә, мин бабама карата булган хисләремне сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмыйм, чөнки без бабам белән бер-беребезне сүзсез дә аңлый идек. Мин гомеремнең күп елларын бабам белән бергә уздыруыма бик сөенәм, чөнки мин аннан бик күп нәрсәләргә өйрәнеп калдым.

Ренат Кәримов.